16+

2023 елда баскетбол буенча дөнья чемпионаты Казанда да узарга мөмкин

2023 елда баскетбол буенча ир-ат командалары арасында дөнья чемпионаты Мәскәүдә һәм Казанда узарга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

2023 елда баскетбол буенча ир-ат командалары арасында дөнья чемпионаты Мәскәүдә һәм Казанда узарга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

29 мартта Татарстан башкаласында Россия Баскетбол федерациясе башлыгы Андрей Кириленко булды. Эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үтте. Анда республикада баскетбол үсеше буенча фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Евгений Богачев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.

«2023 елда баскетбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү мөмкинлекләре турында фикерләштек. Турнирны Мәскәү белән берлектә үткәрә алабыз, дип уйлыйбыз. Әмма әлегә рәсми гариза бирелмәгән, фикерләшү бара», - дип җиткергән УНИКС президенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading