16+

2023 елда отпуск алу өчен иң уңышлы айлар кайсы?

Отпускны санау өчен, уртача көнлек хезмәт хакын (СДЗ) ачыклыйлар.

Отпускны санау өчен, уртача көнлек хезмәт хакын (СДЗ) ачыклыйлар.

Эш көннәре күп булган айларда ял итү әйбәтрәк. Шуңа да киләсе елга ялыгызны март, август һәм октябрьдә алырга тырышыгыз. Бу эшләгән көннәр өчен хезмәт хакы һәм отпускны исәпләү белән бәйле. Хезмәт хакын исәпләгәндә, окладны бер айдагы эш көннәре санына бүләләр һәм эшләгән көннәр санына тапкырлыйлар. Отпускны санау өчен, уртача көнлек хезмәт хакын (СДЗ) ачыклыйлар. 
Ул эш көннәре белән түгел, календарь буенча санала. Шуңа күрә, гадәттә, СДЗ эш көне бәясенә караганда азрак. Отпуск эш көннәренә генә туры килсә, мәсәлән, дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе, бу өч көнгә кеше өч СДЗ ала. Ә аның окладыннан, кагыйдә буларак, кыйбатрак торган өч эш көнен алалар.
Эш көне иң күп булган айлар исә март (22 эш көне), август (23 эш көне) һәм октябрь (22 эш көне). Алардан соң июнь, июль, сентябрь, ноябрь һәм декабрь килә (21әр эш көне). Гыйнвар, февраль һәм май ял алу өчен иң отышсыз айлар булып санала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading