16+

2024 елда Россиядә пенсияләр артачак. Ничә сумга?

Киләсе елга Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнә, дип хәбәр итә «Коммерсанть».

Киләсе елга Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнә, дип хәбәр итә «Коммерсанть».

Бу бюджет проекты 2023 елда Россия Пенсия фонды белән Социаль иминият фонды берләшкәннән һәм эш бирүчеләр өчен иминият взносларының бердәм тарифын кертүдән соң беренче булды. Социаль фонд бюджетының киләсе елга гомуми күләме 16,2 триллион сум тәшкил итәчәк, шул ук вакытта пенсияләр түләүгә 10 триллион акча тотылачак. Түләү күләме Икътисад министрлыгының инфляция буенча яңартылган фаразыннан чыгып исәпләнгән. Ведомствода бу ел нәтиҗәләре буенча ул 7,5 процент булыр дип көтелә, 2024 елда 4,5 процентка кадәр кимиячәк, 2025-2026 елларда – 4 процентка чаклы.

Үзгәрешләр нәтиҗәсендә эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2024 елның 1 гыйнварыннан 1,6 мең сумга артып, 23,4 мең сум тәшкил итәчәк. Балалы гаиләләргә ярдәм итү  максатыннан, шул исәптән бердәм пособие түләүгә, ана капиталы һәм бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиеләргә 2024 елда 2,2 триллион сумнан артык акча җибәреләчәк. Тагын 1,1 триллион сум тирәсе больничный, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр түләүгә һәм бала карау өчен тотылачак.

Киләсе елда социаль түләүләр күләме дә сизелерлек артачак. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы аена 122 мең сумнан артык тәшкил итәчәк (2023 елда  –83 мең сум). Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 383 меңнән 565 мең сумга кадәр артачак, ә бала карау буенча түләүләр 1,5 елга кадәр эшләүчеләр өчен – 33,2 дән 49 мең сумга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading