16+

2025 елда эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Күпмегә?

2025 елдан башлап эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнәчәк.

2025 елдан башлап эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнәчәк.

Бу турыдагы закон проекты инде Дәүләт Думасына кертелгән. Экспертлар әлеге категория пенсионерлары пенсияләренең күпмегә артуына өмет итә алуы турында «Российская газета»га сөйләгән.

Билгеләп үтәргә кирәк, эшләмәүче пенсионерлар өчен дә, эшләүчеләр өчен дә 2025 елда индексацияләү күләме әле билгеләнмәгән. Дәүләт Думасы әлегә 2025 елга һәм аннан соңгы чорларга Россия Социаль фонды бюджеты проекты буенча фикер алышуга керешмәде. Ә инде төшеп калган индексацияләүләргә килгәндә (эшләүче пенсионерларның пенсиясе 2016 елдан бирле арттырылмый), монда шактый катлаулы механизм күздә тотыла.

2025 елда индексацияләү кагыйдәләре эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен унификацияләнәчәк. Бер үк төрле стажлы пенсионерларның пенсия үсеше ике категория гражданнары өчен дә бертөрле булачак, диелә хәбәрдә.

«2016 елдан 2024 елга кадәрге чор өчен пенсиягә өстәмә түләүләре эшләүче пенсионерларга хезмәт эшчәнлеге тәмамланганнан соң исәпләнәчәк. 2025 елда эшләүче пенсионерларның пенсияләре 2024 елгы индексацияне, 2026 елда 2025 һәм 2026 елгы индексацияләрне, ә 2027 елда 2025, 2026 һәм 2027 елгы индексацияләрне исәпкә алып индексацияләнәчәк. Киләсе елда арттыру күләмен билгеләү өчен 2016 елдан 2024 елга кадәрге чордагы барлык элеккеге индексацияләүләрне үз эченә алган пенсия исәпкә алыначак. Ягъни, бу соңгы сигез елдагы индексацияләүләрне компенсацияләү булачак. Бу чордагы индексацияләүләрне эшләүче пенсионерларның хезмәт эшчәнлеге тәмамланганнан соң аларның пенсияләренә кертәчәкләр», - ди Думаның бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading