16+

2025 елдан Россиядә шаурмага яңа ГОСТ эшли башлаячак

2025 елда шаурмага ГОСТ тулысынча расланачак, шул вакытта ук ул үз көченә керәчәк. Бу хакта ТАССка Роскачество җитәкчесе Максим Протасов хәбәр иткән.

2025 елда шаурмага ГОСТ тулысынча расланачак, шул вакытта ук ул үз көченә керәчәк. Бу хакта ТАССка Роскачество җитәкчесе Максим Протасов хәбәр иткән.

Протасов күптән түгел стандартның беренче редакциясе өстендә эш тәмамланды, ул тиздән фикер алышу өчен бастырылачак, дип ачыклык керткән. Ул ассызыклаганча, документны 2025 елда тулысынча раслау көтелә, шул вакытта ул үз көченә керәчәк.

Моннан тыш, Протасов Роскачествоның шаурма сыйфатына өстәмә тикшеренүләр уздыру планнары турында телгә алды. 2024 елның апрелендә продуктны анализлаганда белгечләр куркыныч бактерияләр булуын ачыклаган, ә 29 үрнәкнең 27сендә санитария нормаларын бозуларны ачыклаганнар. Оешма җитәкчесе бу категория продуктларны даими контрольдә тотуның мөһимлеген ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading