16+

21 майдан 22сенә каршы төндә Бәраәт кичәсе була

Мөбарәк өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә) - Бәраәт кичәсе.

Мөбарәк өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә) - Бәраәт кичәсе.

Быел ул 21 майдан 22сенә каршы төнгә туры килә: кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана. «Ләйләтул-Бәраәт» бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи пакъләнү мөмкинлеге бирә.

Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган. Бәраәт кичәсенең үз намазы да бар. Бу намазда «Әлхәм» сүрәсеннән соң «Аятел-Көрси» белән «Иннә-әңзәлләһ» сүрәләрен уку күркәм гадәт булыр.
Шулай ук өч мәртәбә «Йәсин» сүрәсе укылыр. Беренче мәртәбә «Йәсин» сүрәсен укыганда укучының нияте Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сораудан гыйбарәт булыр, икенче мәртәбә «Йәсин» укыганда мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорар. Өченче мәртәбә бәрәкәт артсын дип укыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading