Кичә Чаллы шәһәреннән ерак түгел Кама елгасында фаҗига булган.
«Татар-информ»га һәлакәт урыныннан үзхәбәрчесе сөйләгәнчә, 21 яшьлек баржа мотористы эшкә килгән. Ул суднода абынган һәм суга егылган.
Аның хезмәттәшләре шунда ук коткаручыларны чакырткан. Урынга килгән 6нчы зональ эзләү-коткару отряды водолазлары егет егылган урынны тикшергән, әмма аны тапмаган.
«Бүген югалган мотористны эзләү дәвам итә» - дип хәбәр итте агентлык хәбәрчесе.
Чыганак
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар