16+

22.12.2020: биш “ике”ле Җир шарына нәрсә алып килә?

Танылган күрәзәче Ванганың танышы Сергей Косторной бу көнне куркыныч вакыйгалар булачагын “Беренче канал”дагы тапшыруда сөйләгән.

22.12.2020: биш “ике”ле Җир шарына нәрсә алып килә?

Танылган күрәзәче Ванганың танышы Сергей Косторной бу көнне куркыныч вакыйгалар булачагын “Беренче канал”дагы тапшыруда сөйләгән.

Сергей әфәнде сүзләренчә, кешелек туктап, уйланмаса, Җир шарында һәлакәтләр башланачак.

Баксаң, Ванга коронавирусның барлыкка киләчәге хакында да фаразларын әйтеп калдырган булган икән. Әмма Сергей Косторнойга бу хакта сөйләргә вирус таралырга бер атна алдан гына рөхсәт иткәннәр. Тагын бер сенсацион яңалыкны Яңа елга 7 көн кала гына сөйләргә ярый икән.

Ә 22.12.2020 гә килгәндә, 21 декабрьдән 22 декабрьгә буласы вакыт аралыгында Кояшта көчле шартлаулар көтелә. Бу исә электр җиһазларының сафтан чыгуына китерергә мөмкин. Әмма кешеләрнең сәламәтлеге өчен кайгыру мөһимрәк. Бигрәк тә магнит давыллары тәэсиренә бирелә торган кешеләргә игътибарлы булу сорала.

Бу көнне планеталар парады да көтелә. Ике зур планета — Юпитер белән Сатурн бер рәткә басып, “икеләнгән” планета хасил итәчәк.

Кайбер эзотериклар бу вакытта Җир шары зур астероид белән бәрелешәчәк һәм һәлакәтнең нәтиҗәләре начар булачак, дип тә фаразлый.

Кыскасы, күз күрер! 22 декабрьгә берничә көн генә калды инде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading