16+

23 яшьлек кыз әнисенең 18 үрдәген һәм 2 каз түшкәсен урлап саткан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча бүлегенә шәхси хуҗалыктан туңдырырга дип куелган йорт кошларын урлау турында хәбәр кергән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча бүлегенә шәхси хуҗалыктан туңдырырга дип куелган йорт кошларын урлау турында хәбәр кергән.

Барлыгы 18 үрдәк һәм 2 каз түшкәсе урланган икән.

Зыян күрүче Кучәрбай авылында яшәүче хатын җәй буе тир түгеп үстергән кош-кортын туңдыргычка саклауга куйган. Аларны тиешле урынында тапмагач, шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Җинаять эзләү хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең шартларын ачыклаган. Урлауда шикләнелү буенча Салават шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кыз тоткарланган. Ул үз гаебен таныган. Аның өеннән бер үрдәк түшкәсе табылган.

Беренчел версия буенча, шикләнелүче ул көнне әнисе янына кунакка кайткан. Әнисе өйдә юк чакта, кызы суыткыч камерасыннан үрдәк һәм каз түшкәләрен тапкан. Кыз аларны Салават шәһәрендә сатарга булган. Такси чакырткан, аның йөртүчесенә дә юл чыгымнары өчен ике үрдәк түшкәсе белән түләгән. Шәһәрдә инде ул урланган кошларны очраклы үтеп баручыларга саткан.

Урлау факты буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading