Самолетлар атнага ике тапкыр очачак - пәнҗешәмбе һәм шимбә.
24 июньнән Казан белән Геленджик арасында авиаэлемтә эшли башлаячак. Рейслар атнага ике тапкыр - пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә узачак. Татарстан башкаласыннан курортка самолетлар 11:30 һәм 12:20 очачак.
Юлдагы вакыт ике сәгать чамасы кала. Кире Казанга самолетлар 15:15 сәгатьтә пәнҗешәмбе һәм 21:10 якшәмбедә очачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар