16+

24 кеше коронавирустан өйдә дәвалана (яңа статистика)

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 16, Чаллыда – тугыз, Тукай районында – дүрт, Азнакай һәм Зәй районнарында – икешәр, Баулы, Буа, Минзәлә, Мөслим һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 22,4 мең очрагы теркәлгән, 20,1 мең кеше (шуларның 60ы – узган тәүлектә) терелгән. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading