16+

25 июльдә Казанда авиапарад узачак

Чара Россия һава флоты көне белән бәйле.

Чара Россия һава флоты көне белән бәйле.

30 очкыч "Казан" гаилә үзәге янында 25 июльдә билгеләп үтелә торган Россия һава флоты көне уңаеннан түбән биеклектә очачак, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте. Бу көнне Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар РФ Оборона министрлыгы, гражданнар һәм эксперименталь авиация, Россия ДОСААФ ТР Үзәк аэроклубы, Казан вертолет заводы самолетлары очышын күзәтә алачак. Моннан тыш, үз виражларын "Русь" һәм "Стрижи" пилотаж төркемнәре күрсәтәчәк. Чара 15:00 сәгатькә планлаштырылган. Күрсәтмә очышлар 16:20 дә башлана. Шулай ук «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта авиасәнәгать тармагы предприятиеләренең иҗат коллективлары катнашында концерт планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading