16+

25 мең кешене тереләй күмгәннәр

Көньяк Кореяда гадәти булмаган тенденция күзәтелә: анда кешеләрне тере килеш күмеп карау гадәти күренешкә әйләнеп бара икән.

Көньяк Кореяда гадәти булмаган тенденция күзәтелә: анда кешеләрне тере килеш күмеп карау гадәти күренешкә әйләнеп бара икән.

Reuters мәгълүматлары буенча, соңгы 7 елда әлеге юнәлеш буенча шөгыльләнүче үзәккә тереләй "күмүләрен" сорап 25 мең кеше мөрәҗәгать иткән.

Әлеге кешеләр тулысы белән үзләренең соңгы мәрәсимнәренең репетициясен ясап карарга булганнар. Моны алар иртәгәге көнгә ышаныч булдыру максатыннан эшлиләр.

Гробка кереп ятып аның капкачын ятканнан соң берничә тапкыр чүкеч белән каккалагач "үлеп караучылар"ны 10 минут ябык гробта яткыралар.

Әлеге уенда катнашучыларга шушы 10 минут бөтен узган гомер юлларын, гөнаһларын, яхшысын, начарын искә алып, тәүбәгә килергә ярдәм итә икән.

Әлеге үзәк җитәкчелеге әйтүенчә, бу уен бик зур психологик тәэсиргә ия һәм кешеләргә яңача яши башларга ярдәм итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading