Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек ир коллекцион карточкалар булдыру турында хыялланган. Интернет челтәре аша шундый төрдәге белдерүләр эзли башлый, хәтта бер "сатучы" белән элемтәгә дә керә. Бәя турында килешеп, хыялый сатып алучы җинаятьче күрсәткән исәп-хисап счетына 3500 сум акча күчергән. Әмма шуннан соң коллекцион карточка "сатучы"ның телефоны сүндерелә, ә Яр Чаллы егете үзен төп башына утыртуларын белгәч, полициягә мөрәҗәгать итә, дип хәбәр иттеләр безгә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар