16+

27 ел элек туңдырылган эмбрионнан бала туган

АКШта 27 ел элек туңдырылган эмбрионнан кыз бала дөньяга килгән. Элегрәк бу гаиләдә шундый ук ысул белән тагын бер бала туган икән инде, бу очракта эмбрион 24 ел туң килеш сакланган булган.

АКШта 27 ел элек туңдырылган эмбрионнан кыз бала дөньяга килгән. Элегрәк бу гаиләдә шундый ук ысул белән тагын бер бала туган икән инде, бу очракта эмбрион 24 ел туң килеш сакланган булган.

Гаҗәп, әмма Моллиның әнисе Тинага хәзер 29 яшь, һәм ул үзе Молли эмбрион буларак туңдырылганчы 18 айга иртәрәк туган. Димәк, бер караганда, әни белән кызны яшьтәш дип әйтергә була.

CNN телеканалы хәбәр иткәнчә, сеңелләрнең икесе дә сау-сәламәт, димәк, кеше эмбрионнарын туң килеш әллә ничә еллар дәвамында сакларга мөмкин. Заманча туңдыру яки витрификация технологиясе җенес күзәнәкләрен һәм эмбрионнарны чикләнмәгән вакытта сакларга мөмкинлек бирә, әмма күпме икәнлеге төгәл билгеле түгел.
Шулай итеп, кешенең сперматозоидлары кимендә кырык ел функциональ булып кала, ә, мәсәлән, сарыкныкы - ярты гасыр. Кеше эмбрионнарының "яраклылык вакыты"н шулай ук беркем дә төгәл белми.

Ә 2017 елда 24 ел буе сыек азотта сакланган эмбрионнан бер кыз туган. Аның әти-әнисе эмбрионның карт икәнен соңыннан гына белгәннәр, әмма баланың сәламәтлегенә бу берничек тә тәэсир итмәгән.

Фото: http://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading