16+

27 тапкыр пычак белән яралаган

Казанда яшь хатын-кыз 27 тапкыр танышына пычак белән кадый.

27 тапкыр пычак белән яралаган

Казанда яшь хатын-кыз 27 тапкыр танышына пычак белән кадый.

Казанда яшь хатын-кыз 27 тапкыр танышына пычак белән кадый. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Башкаланың Октябрь урамында урнашкан йортларның берсендә 18 яшьлек хатын-кыз өйдәше һәм тагын өч танышы белән бергә җыелышып эчкәннәр. Барысы да йокларга яткач, танышларының берсе – 44 яшьлек ир кыз янына килеп бәйләнә башлый.

Кыз ирне подъездга чыгара һәм баскычтан этеп төшерә. Фатирда пычак алып чыгып, кыз бәйләнчек ирне 27 тапкыр яралый. Канга баткан ирне күршеләре табып ала. Алар “ашыгыч ярдәм”гә шалтыраталар. Зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Кызга карата “кеше үтерергә омтылу” маддәсе буенча эш кузгатылган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading