16+

29 апрельдә югалган өч яшьлек баланың мәетен елгадан тапканнар

Баланың өйдә юклыгын күргәч һәм аны эзләп тә таба алмагач, әти-әнисе шунда ук полициягә хәбәр иткән.

29 апрельдә югалган өч яшьлек баланың мәетен елгадан тапканнар

Баланың өйдә юклыгын күргәч һәм аны эзләп тә таба алмагач, әти-әнисе шунда ук полициягә хәбәр иткән.

Курск өлкәсендәге Октябрь районының Олы Долженково авылында 29 апрель көнне югалган өч яшьлек сабыйның гәүдәсен елгадан тапканнар, дип яза “РИА Новости”.

Бала 29 апрельдә көн уртасында мөстәкыйль рәвештә өйдән чыгып киткән. Баланың өйдә юклыгын күргәч һәм аны эзләп тә таба алмагач, әти-әнисе шунда ук полициягә хәбәр иткән.

“Баланың гәүдәсе өеннән 300 метр тирәсе ераклыкта, елгадан табылды. Баланың тәнендә җәрәхәт эзләре күренми”, - диелә хәбәрдә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading