16+

3 айда велосипед белән Кырымга барып җиткән Илфат Хәйруллин: «Моны һәркем булдыра ала»

Моннан ай ярым элек Курган өлкәсенең Сафакүл районыннан 1 мең 500 километр араны велосипедта килгән Илфат Хәйруллин турында газетабызда язган идек ("Татарстанны Грециягә алыштырмадым"). Ул сәфәргә 21 июльдә кузгалган иде.

Унтугыз яшьлек студент Казанга килеп җиткәч өч атна кунак булды. Әбисенең туган җире булган Саба районының Курсабаш авылына кайтып, туганнары белән күрешеп килде. Казанның истәлекле урыннарын карады, республика көнендә төрле бәйгеләрдә катнашты. Аннан соң Илфат Мәскәүгә юл тотты. Юлда барганда һәр көнне кешеләрдән ишегалларында куну өчен рөхсәт сорый ул. Күбесенчә мәрхәмәтле затлар очрый аның юлында. Илфат төрле шәһәрләрдә туктала-туктала шушы көннәрдә Кырымга барып җитте. Барысы өч мең чакрымнан артык юлны егет өч айда узды. Ул хәзерге вакытта Ялта, Севастополь шәһәрләрендә ял итә. Аңа күпләр сәерсенеп тә карый. Шундый озын, катлаулы юллар узу сиңа нигә кирәк?» - дип тә сорыйлар. Аларга каршы Илфат: «Сәяхәт итү минем өчен катлаулы булмады. Аны һәркем булдыра ала. Моның өчен әзерлек белән акча гына кирәк», - дип җавап бирә.
Кем белә, бәлки еллар үткәч, Илфат үзе дә бу гамәленә шаккатыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading