16+

3 декабрьдән соң йокыгыз яхшырыр

Милек салымнарын түләп бетерергә ике атна вакыт калды, аның соңгы көне – 3 декабрь.

Милек салымнарын түләп бетерергә ике атна вакыт калды, аның соңгы көне – 3 декабрь.

Сүз җир, мөлкәт, транспорт салымы турында бара. Аны банкларда яки салым хезмәтенең сайты аша түләп була.

Июнь аеннан октябрьгә кадәрге арада Россия федераль салым хезмәте 68 миллионнан артык белдерү кәгазе тараткан. Сайтта шәхси кабинеты булганнарга ул электрон формада килә. Калганнарга почта аша җибәрелә. Салым түләү турында кәгазь килмәгән булса, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исәпләнгән салым суммасы 100 сумнан азрак булганда да ул килмәскә мөмкин. Салым түләүче белдерү кәгазен йә киләсе елга ала, яки аны тагын да соңрак җибәрәчәкләр, ул вакытта берьюлы өч елга исәпләгән булалар. Ягъни ике еллык салым суммасы 100 сумнан артмаган очракта, салым түләү квитанцияләре өч ел өчен исәпләп җибәрелә.

Салым түләнмәгән очракта, пенилар алына башлый. Аның күләме һәр көн артып торып, чит илгә чыга алмау куркынычы да барлыкка килергә мөмкин. Бурыч суд тәртибендә түләтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading