16+

30 процент хезмәткәр дистанцион режимга күчәчәк

Мәскәүдә 30 процент хезмәткәр өеннән торып кына эшләячәк.

Мәскәүдә 30 процент хезмәткәр өеннән торып кына эшләячәк.

Үзгәрешләр COVID-19ка каршы прививка кадатканнарга кагылмаячак.
Мәскәүдә эш бирүчеләр кимендә 30 процент хезмәткәрне дистанцион режимга күчерергә тиеш, бу прививка кадатканнарга кагылмаячак. Шулай ук читтән торып эшләүгә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр һәм хроник авырулары булган кешеләр күчерелергә тиеш, дип хәбәр ителә Мәскәү хөкүмәте сайтында урнаштырылган указда.

"2021 елның 28 июненнән Мәскәү шәһәре территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләрнең бурычы яңартыла: хезмәткәрләрне, гражданлык-хокук шартнамәләре буенча эш башкаручыларны кимендә 30 процент хезмәткәрне шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданннарны  дистанцион эш режимына күчерү таләп ителә", - диелә документта.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading