16+

300 мең сумга грант отасың киләме?

Татарстан Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен грантлар конкурсын башлап җибәрде.

300 мең сумга грант отасың киләме?

Татарстан Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен грантлар конкурсын башлап җибәрде.

Бу хакта республика ведомствосы башлыгы Дамир Фәттахов шәхси Instagram-аккаунтында хәбәр итә.

«Ниһаять, бүген гаризалар кабул итү башлана. Барысы да гади: grantminmol-rt.ru сайтында үз проектыңны тасвирларга, аннан соң аны презентациядә күрсәтергә кирәк. Иң яхшы проектларга (алар бәйсез экспертлар тарафыннан сайлап алыначак) без 300 мең сумга кадәр грантлар бирәчәкбез», - дип язган Фәттахов.

Конкурста Татарстанда яшәүче һәм республика территориясендә үз проектларын тормышка ашыручы 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Инициативалар тугыз юнәлеш буенча сайлап алыначак, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация бар.

Физик затлар өчен грантлар конкурсы беренче тапкыр старт ала, дип искәртте Фәттахов. Инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Фәттахов элегрәк 2019 елда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы грантларының гомуми суммасы 7 млн сум тәшкил итәчәген хәбәр иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading