16+

300 миллионның 33е җыелды

Узган ял көннәрендә Казанда нәфис гимнастика буенча «Без бергә!» халыкара турниры узды. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм БДБ илләреннән 300 спортчы катнашты.

300 миллионның 33е җыелды

Узган ял көннәрендә Казанда нәфис гимнастика буенча «Без бергә!» халыкара турниры узды. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм БДБ илләреннән 300 спортчы катнашты.

Турнирны үткәрүдән кергән акча - 700 мең сум - Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына республика башкаласында икенче хоспис төзүгә юнәлдерелде.

Турнирны оештыручылар ярышларны ачу тантанасында фонд идарәсе рәисе Владимир Вавиловка символик чек тапшырдылар.

«Хосписны бергә төзибез» хәйрия марафоны хисабындагы сумма 33 миллион сумга якынлашты. Икенче хоспис урынында әзерлек эшләре башланды, территорияне чистарту төгәлләнеп килә, дип хәбәр итте В.Вавилов.

Икенче хоспис онкология һәм башка авыр авырулар белән авыручы өлкәннәр өчен 60 урынга исәпләнгән. Анда шулай ук өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр артыннан шәфкать туташлары карау бүлекчәсе эшләячәк. Гамәлдәге балалар бүлеген 40 урынга кадәр киңәйтү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, Казанда икенче хосписны төзү өчен 300 миллион сум кирәк, дип яза kzn.ru.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading