16+

32 яшьлек ана баласын кыйнап үтерүен телефонга төшереп торган

Ул кызына кырыклап тапкыр каеш белән дә, кулы белән дә суккан.

Ул кызына кырыклап тапкыр каеш белән дә, кулы белән дә суккан.

Екатеринбург шәһәрендә 7 яшьлек кызын кыйнап үтергән хатынны хөкем иттеләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Хөкем ителүче хатын суд карары белән 7 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул гомуми режимлы төзәтү колониясенә озатыла», диелә бу хәбәрдә.

Хатын саксызлык аркасында үлемгә китерерлек итеп сәламәтлеккә зыян салуда гаепле дип табылган.

Тикшерү версиясе буенча, 30 апрельдә Кировоград урамындагы йортларның берсендәге фатирда әни кеше баласын кыйный. Ул балага куллары белән суга, каеш белән кыйный. Имгәнгән бала урында ук вафат була.

Әни кеше ни эшләгәнен аңлап алгач, күршеләренә кереп, барысын да сөйләп бирә. Күршеләр ашыгыч ярдәм чакыра. Урынга килгән табиблар балага ярдәм итә алмый, алар кызның үлүен раслый, диелә РИА Новости хәбәрендә.

«Комсомолка — Екатеринбург» сайты үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, баласын үтергән кеше — Уралмашта яшәүче Матлубахон Т. исемле 32 яшьлек хатын. Бу хатын нәни кызын моңа кадәр дә кыйнап торган, фаҗига булган көнне ул чамасыз кыланган.

«Ул кызына кырыклап тапкыр каеш белән дә, кулы белән дә суккан. Өстәвенә, кыйнаганнан соң ул баласын телефонга да төшереп алган. Үлә башлаганын аңлагач кына, кызына ясалма сулыш ясарга маташкан. Аннары күршеләргә чапкан, алар полиция чакырган. Ул үзе русча начар сөйләшкәнгә шулай иткәндер, мөгаен. Урынга реанимация төркеме килә, тик алар баланың үлүен раслый. Бу хатынны шул ук көнне кулга алганнар», — дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading