Татарстанда 35 районның игенчеләре язгы чәчүгә кереште.
Планлаштырылган мәйданнарның 4,7 процентында эш башкарылган инде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда тулы куәтенә чәчү кампаниясе бара. Быел чәчү эшләрен 1 миллион 852,7 мең гектарда башкару күздә тотыла», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Хәзерге вакытта игенчеләр 557,9 мең гектар мәйданда көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландырган, 983,3 мең гектар мәйданда уҗымнарны тырмалаган.
Чыганак
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар