16+

350 медицина хезмәткәре коронавируслы пациентларны дәвалаудан баш тарткан

Төбәктә медицина өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләргә кытлык булуга да карамастан 350 хезмәткәр коронавируслы пациентларны дәвалаудан баш тарткан.

Алар арасында 100 ләп табиб һәм 250 гә якын шәфкать туташы исәпләнә, дип хәбәр итә Калининград өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Аның каравы, 65 яшьтән өлкәнрәк табиблар авыруларны дәвалауны дәвам итә һәм “больничный”га җибәрелергә тиеш булсалар да, һөнәрләренә тугры калган.  Хәзерге вакытта өлкәдә 93 медицина хезмәткәренең коронавирус йоктыруы мәгълүм. “Таҗлы вирус” диагнозы барлыгы 524 кешегә куелган, 121 се бу авырудан дәваланган, 11 кеше вафат булган, дип яза “РИА Новости”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading