16+

4 майда татарстанлыларны 27 градуска кадәр җылылык көтә

Урыны белән яңгыр һәм яшеннәр көтелә.

Урыны белән яңгыр һәм яшеннәр көтелә.

4 майда Татарстанда 27 градуска кадәр җылылык көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, болытлы һава, әмма аязучан булачак.

Төнлә кыска вакытлы яңгырлар явачак. Аерым районнарда, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Республика буенча көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилнең көчәюе 17-22 м/с ка җитәчәк (Казанда - 15-20 м/с). Төнлә термометр баганалары +9 +14 градус җылыга кадәр төшәчәк. Көндез һава +17 +22 градуска кадәр җылыначак, ә Татарстанның көньягында һәм көнчыгышында +27 градуска кадәр көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading