Казанда 4 яшьлек кыз баланы КИА машинасы бәрдергән.
Юл һәлакәте 5 май көнне 15:20 сәгатьтә Авзалова урамындагы 3нче йорт янында булган. 24 яшьлек машина йөртүче балага юл бирмәгән.
Авария аркасында кыз бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, ул өенә кайтарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар