16+

40 ел бергә яшәү хөрмәтенә 1 миллион сум отканнар!

Татарстанда яшәүче Айзатулиннар гаиләсе лотереяда 1 миллион сум акча отканнар.

Татарстанда яшәүче Айзатулиннар гаиләсе лотереяда 1 миллион сум акча отканнар.

Өйләнешүләренә 40 ел уңаеннан гаиләдә кечкенә генә бәйрәм оештырганнар, хатыны өстәл әзерләп йөргәндә, ире лотерея билетын тикшерергә булган. Бу отышка алар ышанып та бетә алмыйлар. Ниһаять, күптәнге хыялларын тормышка ашырырга җыеналар. Үзләре әйтүенчә, Идел буйлап теплоходта сәяхәткә чыгачаклар. Акчаның бер өлешен оныкларына бирәчәкләр. «Бер оныгыбыз быел беренче сыйныфка укырга бара, икенчесе сигез ел гитара уйный, аларның сәләтләрен үстерүгә акча тоту яхшырак булыр», – ди җиңүчеләр.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading