16+

444 кеше җәмәгать транспортында битлексез йөргән

Узган тәүлектә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 444 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Барлыгы 18 контроль ноктада 657 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән. Кисәтү ясаганнан соң барлык пассажирлар да битлекләрен кигән.

Тикшерүне «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре үздырды.

Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading