16+

5 апрельгә кадәр эшләргә мәҗбүр булган хезмәткәрләргә хезмәт хакы икеләтә түләнәчәк

Билгеле булганча, коронавирус таралу белән бәйле халыкка мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнаны ял атнасы дип игълан итте.

Билгеле булганча, коронавирус таралу белән бәйле халыкка мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнаны ял атнасы дип игълан итте.

- Гомум кагыйдәләр буенча, эшләми торган көннәр—ул ял көннәре санала. Хезмәт кодексы буенча ял көннәрендә эшләү икеләтә түләнелергә тиеш, - дип белдергән РФ Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. 

Билгеле булганча, коронавирус таралу белән бәйле халыкка мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнаны ял атнасы дип игълан итте.

Указ өзлексез эшләүче оешмаларга, медицина һәм даруханәләргә, халыкны продуктлар һәм иң беренче чиратта кулланыла торган товарлар белән тәэмин итә торган оешмаларга, медицина оешмаларына, гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләүчеләргә, кичектергесез ремонт эшләрен башкаручыларга кагылмый.

Массакүләм мәгълүмат чараларына карата, аларның эшчәнлеге рөхсәт ителгән хезмәткәрләр санына барып тоташачак. Анысын исә төбәк органнары хәл итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading