16+

5 августта “Черек күл” паркында “Печән базары” ачыла

5 августта Казанның “Черек күл” паркында “Печән базары” заманча татар мәдәнияты фестивале ачыла.

5 августта Казанның “Черек күл” паркында “Печән базары” заманча татар мәдәнияты фестивале ачыла.

Парк территориясендә фәнни һәм бию мәйданчыклары эшләячәк, Казан ханлыгы тарихы турында тематик экскурсияләр, татар халкы тормышы һәм мәдәнияте турында лекторийлар, шулай ук кулинар мастер-класслар узачак һәм фин, Америка, Себер һәм Әстерхан татарларының милли ризыклары тәкъдим ителәчәк.

Бу көнне “Гыйлем” проекты мәйданчыгында “Qayyum” ачык фәнни олимпиадасы узачак, татарчага тәрҗемә ителгән Гарри Поттер турында китап тәкъдим ителәчәк. Моннан кала, теләүчеләр “Бию for you” бию мастер-классларында катнаша һәм акустик музыка һәм татар джазын тыңлый ала. 100 дизайнер катнашындагы дизайн-ярминкә, татар әдәбиятын “уку паркы”  фестивальнең аерым зоналары булып торачак.
 
Чарага килүчеләргә милли кием яисә аның элементлары булган кием киеп килергә тәкъдим ителә. Ул11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак. Керү – түләүсез, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading