16+

5 октябрьдә Татарстанда һәм Казанда Урман утырту көне узачак

Казанда Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең биологик этабына шәһәр бюджетыннан 44 миллион сумнан артык акча тотылачак.

Казанда Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең биологик этабына шәһәр бюджетыннан 44 миллион сумнан артык акча тотылачак.

Заказчысы – шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты. Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында җиткерелә, дип яза «Татар-информ».
Техник бирем буенча, чүплекнең өске ягыннан һәм ян-­якларына уңдырышлы туфрак катламын салыр­га, анда күпьеллык үләннәр чәчәргә һәм органик-минераль ашламалар белән тукландырырга планлаштыралар. Шулай ук 1,1 меңнән артык агач һәм куак утырту да ниятләнелә.
Белеп тору өчен: «Самосырово» – Татарстан территориясендә иң зур чүплек. Аның мәйданы – 32 гектар, биеклеге – 45 метр. Чүплекне рекультивацияләүне 2018 елның февраленнән бирле «Русремстрой» подрядчысы башкара.

Ул арада Татарстанда зурдан кубып агач утырту акциясенә әзерләнәләр: 5 октябрьдә Татарстанда һәм Казанда Урман утырту көне узачак. Республика халкы 1,5 миллион төп нарат, Европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, миләш һәм башка агач үсентеләре утыртачак.
Казанда һәм аның янәшәсендәге территориядә табигать саклау акциясе Сосновка һәм Колсәет бистәсе янында, шулай ук Иске Шигали авылыннан ерак түгел үткәреләчәк, дип җиткерә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте. Агач утыртырга килүчеләргә эш кораллары һәм үсентеләр урында өләшенәчәк.

Ишетмәгән булсагыз, агач утырту «Урман атнасы» табигатьне саклау республикакүләм акциясе кысаларында бара. Быел ул 5-12 октябрьдә планлаштырылган. Урман атнасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2017 елдан бирле үткәрелә.

Урман тармагы белгечләре урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерәчәкләр, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаш­тырачаклар, урман үсемлекләре орлыкларын җыеп, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрәчәкләр.

Узган ел акциядә 20 меңнән артык кеше катнашкан. Аларның тырышлыгы белән, республикада 300 гектар мәйданда истәлекле агачлар, аллеялар һәм яңа урман үсентеләре булдырылды. Моннан тыш, урман фондыннан 1,1 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар чыгарылган, дип хәбәр иткән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading