16+

50 яшьтә бәби табучылар арткан

Башкортстанда алты хатын-кыз 50 яшькә җиткәндә әни булган. Социаль иминиятләштерү фондының Башкортстан бүлегендә бала тудыру сертификатларын тикшерү нәтиҗәләрен игълан иткәннәр. Статистика мәгълүматлары буенча, республиканың биш хатын-кызы - 48 яшьтә, шуларның өчесе беренче тапкыр бала тапкан. Шулай ук Уфада яшәүче хатын-кыз 49 яшендә беренче тапкыр әни булды, дип хәбәр итә «Башинформ»...

Моннан тыш, күптән түгел матбугат чараларында Башкортстанда бер хатын-кызның, 30 ел бала тапмый торганнан соң, 51 яшендә яңадан бәби алып кайтуы турында хәбәр ителгән иде.
Сентябрь башына Башкортстанда 30 164 бала туган. Алар арасында 301 игезәк һәм өч игезәк, диелә агентлык хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading