16+

500 баланы дәресләргә кертмәгәннәр

Казанда ОРВИ симптомнары аркасында бер көн эчендә якынча 500 баланы дәресләргә кертмәгәннәр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Казанда ОРВИ симптомнары аркасында бер көн эчендә якынча 500 баланы дәресләргә кертмәгәннәр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Казанда узган тәүлектә иртәнге фильтрлар вакытында мәктәпләрдә температурасы яки ОРВИ симптомнары булган 498 бала өйләренә кайтарылып җибәрелгән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Авдонина сүзләренчә, 1 сентябрьдән иртәнге фильтрлар вакытында 1 597 баланы дәресләргә кертмәгәннәр. Алар барысы да алга таба күзәтү өчен өйләренә озатылган.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары шулай ук хәзерге вакытта мәктәпләрдә COVID-19 очрагы теркәлмәвен билгеләп үтте.
 "Бүгенге көндә республикада классларны аеру өчен сәбәп юк. Персонал һәм балалар арасында яңа коронавирус инфекциясе очраклары теркәлмәгән", - дип хәбәр итте ул.
Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрьдән мәктәпләрдә мәгариф оешмалары өчен мәҗбүри таләп булган иртәнге фильтрлар үз эшен дәвам итте.

билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин коронавируска каршы вакцина ясату мәҗбүри түгел, әмма бу юнәлештә аңлату эшләрен активлаштырырга кирәк дип белдергән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading