16+

57 мәктәптә туклану буенча җитешсезлекләр ачыкланган

2020 елда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Татарстанның 57 мәктәбендә кайнар туклануны оештыру эшендә хокук бозу очраклары тапкан.

2020 елда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Татарстанның 57 мәктәбендә кайнар туклануны оештыру эшендә хокук бозу очраклары тапкан.

Уку йортларының 27 проценты, барлык туклану операторлары һәм продукт белән тәэмин итүче 9 оешма тикшерелгән. Бу хакта ведомство башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

"200 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысының туклануын оештыруны контрольдә тоту буенча тикшерү башланды. Инде мәктәпләрнең 27 проценты тикшерелде, 57 мәктәптә хокук бозу очраклары ачыкланды”, - ди ул.

Моннан тыш, ата-аналар да ризыкның саклын һәм ашалмый торган булуын хәбәр иткән булган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading