16+

57 татарстанлыга коронавирус диагнозы куелган (яңа статистика)

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 вирусын йоктыруның 57 яңа очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 вирусын йоктыруның 57 яңа очрагы ачыкланган.

Аларның 1се читтән ияреп кайткан, калганнары элемтә аша ияргән.

23 кеше хастаханәгә салынган, 34е – өйдә дәвалана.

Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә:

18 яшькә кадәр – 3
18дән 30га кадәр – 6
30дан 50гә кадәр – 14
50дән 60ка кадәр – 9
60тан 70кә кадәр – 17
70тән 80гә кадәр – 5
80нән 90га кадәр – 3

Яшәү урыннары буенча:

Казан – 22
Чаллы – 8
Алексеевск – 1
Әлмәт – 3
Апас – 1
Арча – 2
Әтнә – 1
Бөгелмә – 2
Буа – 1
Биектау – 2
Алабуга – 1
Яшел Үзән – 3
Мөслим – 1
Түбән Кама – 1
Яңа Чишмә – 1
Нурлат – 5
Питрәч – 1
Тукай - 1

21 февраль көненә Татарстанда коронавирус йоктыруның 17600 очрагы теркәлгән. 14216 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 53 кеше дәваланган.

Бүгенге көндә Татарстанда 71247 кеше (узган тәүлек белән чагыштырганда 2829 кешегә артыграк) коронавируска каршы вакцина ясаткан. Аларның 13580е икенче доза алган.

Вакцинациягә язылу юллары:

1. РФ Бердәм дәүләт хезмәте порталы;
2. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәте порталы;
3. 122 бердәм номеры;
4. Күпфункцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп;
5. Сырхауханәгә мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading