16+

Иртәгә Казанда юл хәрәкәтендә үзгәрешләр булачак

Иртәгә Казанда Бразилия һәм Бельгия җыелмалары уйнаячак. Матч башланырга дүрт сәгать алдан «Казан-Арена» стадионы янәшәсендәге урамнарда транспорт хәрәкәте тукталып торачак.

Иртәгә Казанда юл хәрәкәтендә үзгәрешләр булачак

Иртәгә Казанда Бразилия һәм Бельгия җыелмалары уйнаячак. Матч башланырга дүрт сәгать алдан «Казан-Арена» стадионы янәшәсендәге урамнарда транспорт хәрәкәте тукталып торачак.

«Казан-Арена» тирәсендәге үзгәрешләр
«Казан-Арена» футбол стадионына махсус пропускы булмаган транспорт чаралары 800-1500 метрдан да якын китерелми. Автомобильләрне «Тандем», «Леруа Мерлен», «Мега», «Южный», «Максидом», «Метро» сәүдә үзәкләре, «Ак Барс» көрәш сарае мәйданчыкларына куеп калдырырга мөмкин. Аның өчен түләү алынмый.
Футбол стадионына якын урнашкан йортларда яшәүчеләргә пропуск таратылмый. Алар шәхси автомобильләрендә Конфедерацияләр Кубогы матчлары үткәрелгән вакыттагы кебек хәрәкәтләнә, ягъни үз йортларына ишегаллары юллары буйлап керә.

Шаттл-автобуслар
Казанда футбол матчлары вакытында 48 шаттл-автобус йөриячәк. Аларның маршрутлары:
Спорт сарае – «Кәҗә бистәсе» метро станциясе – Адоратский урамы;
«Казан-2» тимер юл вокзалы – «Тандем» – «Парк Хаус» – Адоратский урамы;
«Казан» халыкара аэропорты – Адоратский урамы.
Казанда футбол матчлары үткән көннәрдә җәмәгать транспорты матч тәмамланганнан соң да 3 сәгать эшли. Совет районында «Ветеринария академиясе» тукталышы, ә Яңа Савин районында «Адоратский урамы» тукталышы футбол матчлары үткәрелгән көннәрдә җәмәгать транспорты өчен «соңгы тукталыш» булачак.
«Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда 14 июньнән 15 июльгә кадәр «Җанатарлар фестивале» барган көннәрдә «Энергоуниверситет» тукталышы аша уза торган автобуслар 24.00 сәгатькә кадәр йөри. Тамашачылар шулай ук «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән файдалана ала.

Юл хәрәкәтендә үзгәрешләр
Сибгат Хәким урамының Фатыйх Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәрге өлеше;
Чистай урамының Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәрге өлеше (Ямашев проспекты тарафыннан хәрәкәтләнгән очракта);
Абдулла Бичурин урамы тарафыннан хәрәкәтләнгәндә, Чистай урамының Абдулла Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәрге өлеше. (Сибгат Хәким урамына таба хәрәкәтләнгәндә, Фатыйх Әмирхан урамына борылып керергә ярый);
Ямашев проспектының Адоратский урамыннан Себер трактына кадәрге өлеше;
Гаврилов урамына дублер-янәшә урамның Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәрге өлеше;
Академик Арбузов урамының Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәрге өлеше (Журналистлар урамы тарафыннан хәрәкәтләнгән очракта).
Сибгат Хәким урамының Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге өлеше 25 майдан 25 июльгә кадәр ябыла. 
Транспорт хәрәкәте чикләве «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда Футбол җанатарлары фестивале үткәрелү сәбәпле кертелә. Сибгат Хәким урамындагы 3, 3а һәм 5нче йортларга Бондаренко урамыннан узып булачак.

Алисә Сабирова әзерләде

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading