16+

6 яшьлек кыз - иң бай блогерлар исемлегендә

Краснодарда яшәүче алты яшьлек Анастасия Радзинская Forbes версиясе буенча иң керемле YouTube блогерлары унлыгына икенче тапкыр керде һәм рейтингның җиденче урынын алды.

6 яшьлек кыз - иң бай блогерлар исемлегендә

Краснодарда яшәүче алты яшьлек Анастасия Радзинская Forbes версиясе буенча иң керемле YouTube блогерлары унлыгына икенче тапкыр керде һәм рейтингның җиденче урынын алды.

Бу хакта басманың Россиядәге сайтына сылтама белән РИА Новости яза.

«Краснодарда яшәүче алты яшьлек Анастасия Радзинская Американың Forbes журналы версиясе буенча дөньядагы иң керемле YouTube блогерлары рейтингында җиденче урынны алды. 18 декабрьдә чыккан журнал видеосервисның 10 топ йолдызы исемлеген бастырды», — дип яза басма.

Радзинскаяның каналы Like Nastya дип атала. Forbes журналы язуынча, Анастасия Радзинская рейтингка икенче ел рәттән эләккән — 2019 елда ул өченче урында булган, аның кереме 18 миллион тәшкил иткән.

Басма мәгълүматларына караганда, быел Радзинскаяның кереме 18,5 миллион доллар булган, карауларның гомуми саны — 39 млрд, ә язылучылар — 190,6 миллион кеше. Моннан тыш, Настя YouTube-блогерлары унлыгында бердәнбер кыз.

«Рейтингның беренче урынында узган елдагы кебек үк — Райан Каджи. Аңа 9 яшь, ул өч яшьтән бирле YouTube-блогер. Быел Forbes USA аның керемен 29,5 млн доллар дип бәяләгән. Ул 12,2 млрд карау җыйган, аңа 41,7 млн кеше язылган. Икенче урынга яңа кеше — блогер Mr. Beast (Джимми Дональдсон) күтәрелгән. Ул 24 млн доллар эшләгән, караулар саны — 3 млрд, язылучылары — 47,8 млн кеше», — дип яза Forbes. 

Чыганак: "Татар-информ"

Фото: forbes.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading