16+

Татарстанда скандинавия йөреше белән шөгыльләнгән 61 яшьлек хатынны яшен сугып үтергән

Фаҗига 9 июньдә, Ютазы районында булган.

Фаҗига 9 июньдә, Ютазы районында булган.

Ютазы районының Ютазы авылында яшәүче хатын-кыз яшен сугудан һәлак булган, дип яза "Бавлы-Информ".

1957 һәм 1959 еллларда туган ике хатын-кыз скандинав таяклары белән кич белән йөреп керик дип урамга чыгалар. Шул вакытта көчле, яшенле яңгыр ява башлый.

Яшен сугуыннан ике хатын-кыз зыян күргән. 61 яшьлек Фәнүзә Фәезханова каза урынында ук вафат була. Аның дусты Гөлүсә Дәүләтшина авыр хәлдә Урыссу район хастаханәсенә озатылган.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading