16+

63 ел бергә торган пар, ковид йоктырып, бер көнне үлгән

Бергә 63 ел гомер кичергән пар коронавирус белән авыртып, бер көнне дөнья куйган, дип яза Италия басмасы.

63 ел бергә торган пар, ковид йоктырып, бер көнне үлгән

Бергә 63 ел гомер кичергән пар коронавирус белән авыртып, бер көнне дөнья куйган, дип яза Италия басмасы.

Винченцо һәм Ольга Молино аларга 18 яшь булганда танышканнар һәм 1957 елда Миланга күченгәннәр.

Молиноларның оныклары сөйләвенчә, парның бергә гомер итә башлавына сентябрь азагында 63 ел тулган. Берсенә 82, икенчесенә 83 яшь булган пенсионерлар ун тәүлек чамасы авыртып яткан.

Парлар хастаханәгә 11 ноябрьдә эләккән. Анда аларны төрле палаталарга салганнар. Әмма Ольга ирен янәшәдә тояр өчен аның пиджагын сорап алган. Алар икесе бер үк көнне, бер сәгать аерма белән, вафат булган.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading