16+

67 яшендә Мөдәррис Вәлиев вафат

Ул иртәгә җирләнәчәк

67 яшендә Мөдәррис Вәлиев вафат

Ул иртәгә җирләнәчәк

Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нашир Мөдәррис Вәлиев вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләгән.

«Ул озакка сузылган авырудан соң 67 яшендә үлде. Ул иртәгә җирләнәчәк. Озату вакыты соңрак билгеле булачак. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диде ул.

Мөдәррис Вәлиев, Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби псевдонимы Салих Маннапов, 1953 елның 30 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы Яңа Камка) — әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь. Филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил, Җ. Вәлиди, Г.Р. Державин исемендәге премияләр лауреаты. 1983 елдан ССРБ (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading