16+

73 яшьлек фельдшер авырулар янына квадроциклда җилдерә

"Иң мөһиме, пациентларым янына вакытында килеп җитәм", - ди Татьяна Проскура.

"Иң мөһиме, пациентларым янына вакытында килеп җитәм", - ди Татьяна Проскура.

Яше олы булуына карамастан, Татьяна Проскура квадроциклда җилдереп йөри. Татьяна ханым Краснодар краеның Абрау-Дюрсо округы Олы Хутор авылында 40 елдан артык Фельдшер булып эшли. Шул вакыт эчендә авыл халкы саны берничә тапкырга арткан, шул сәбәпле чакырулар да күбәйгән.
Сигез ел элек медик квадроцикл сатып алган. Ул вакытта аның белән идарә итү өчен машина йөртү хокукы таләп ителмәгән.
"Мин акрынлап йөри башладым һәм өйрәндем. Монда тизлек тә, берни дә юк. Газга басасың да, китәсең дә барасың", - дип яза РИА Новости Татьянаның сүзләрен китереп.

"Пациентлар чакыруларга вакытында килеп җитүемә бик шат", - ди Татьяна Проскура. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading