16+

76 яшьлек әби 90 яшьлек әбине кыйнаган өчен 15 елга төрмәгә эләгергә мөмкин

Казанда 90 яшьлек әбине кыйнаган 76 яшьлек әбигә хөкем карары чыгару өчен суд процессы башланды.

76 яшьлек әби 90 яшьлек әбине кыйнаган өчен 15 елга төрмәгә эләгергә мөмкин

Казанда 90 яшьлек әбине кыйнаган 76 яшьлек әбигә хөкем карары чыгару өчен суд процессы башланды.

"Татарстан 24" телеканалы хәбәр иткәнчә, әлеге коточкыч вакыйга сентябрьнең бер көнендә Кәрим Тинчурин скверында була. Видеодан күренгәнчә, 90 яшьлек пенсионер әби акрын гына арбасын тартып барганда, артыннан бер ханым килеп җитә дә, җиргә егып кыйный башлый. Бер минут дәвамында ул аңа суга, торырга ирек бирми. Очраклы рәвештә генә килеп чыккан студентлар да 76 яшьлек ханымны тынычландыра алмый...

Соңрак "яшьрәк" әби мондый гамәле өчен аклану да таба: янәсе, олы карчык узып барышлый аңа тупас сүзләр әйткән икән. Җавапсыз калырга теләмәгән булса кирәк. Ә бәлки элеккеге гадәтләре дә ирек бирмәгәндер, чөнки моннан утыз еллар элек аңа инде хөкем карары чыгарылып, төрмәдә утырып чыгарга өлгергән була. Дөресрәге, хәзер дә утырырга тиеш була әле ул, ләкин олы яшьтә булу сәбәпле, төрмәдән чыгарыла.

76 яшьлек әбинең гаебе дәлилләнсә, аңа 15 елга ирегеннән мәхрүм итү яный...

Видеоны биредә карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ахырзаман

    Мөһим

    loading