16+

78 мең литр хәмер юк ителгән

Легаль аракы сату күләме кимегәннән-кими, ә ялган исерткеч эчемлекләр тамыр җәюен дәвам итә.

Легаль аракы сату күләме кимегәннән-кими, ә ялган исерткеч эчемлекләр тамыр җәюен дәвам итә.

Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте. 2015 елның җиде аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе белән полиция хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән 78 мең литр алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр алынган.

- 2012 ел белән чагыштырганда, быел Татарстанда легаль аракы сату күләме 40 процентка кимеде. Ил буенча өч ел эчендә бу күрсәткеч 50 проценттан да артып китте. Бу уңайдан Россия Президенты хөкүмәт комиссиясе төзергә карар кылды, аны Хөкүмәт рәисе урынбасары Александр Хлопонин җитәкләде. Хәзер ялган аракының законсыз әйләнеше белән көрәш стратегиясен әзерләү буенча эш алып барыла, - диде Игорь Марченко.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading