16+

8 гыйнварга кадәр Казанның стационар һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшли

Шәһәр стационарлары һәм бала тудыру йортлары 8 гыйнварга кадәр тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны госпитализацияләү авыруның профиленә карап, территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла.

Шәһәр стационарлары һәм бала тудыру йортлары 8 гыйнварга кадәр тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны госпитализацияләү авыруның профиленә карап, территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла.

Хатын-кызлар консультацияләре 3 һәм 6 гыйнварда, өлкәннәр сырхауханәләре бүген шимбә графигы буенча 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эши.

1 гыйнвардан башлап 8 гыйнварга кадәр сырхауханәләрнең эше бәйрәм графигы буенча 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр оештырыла, аларда дежур терапевт бригадалары эшләячәк. 3, 6 гыйнварда өстәмә рәвештә тар профиль белгечләре чыгачак, рентгенология кабинеты, лаборатория, көндезге эш режимы белән травматология пункты эшләячәк. Бәйрәм көннәрендә тәүлек буе эшләү режимы булган травмпунктлар яшәү урынына бәйсез рәвештә беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк.

Балалар сырхауханәләре 30 декабрь, 1, 6 һәм 7 гыйнварда якшәмбе графигы буенча 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр чакырулар хезмәте күрсәтмичә эшләячәк, аларда кичектергесез сәбәпләр һәм кискен авырулар буенча балаларны кабул итәчәк дежур бригада була. Шулай ук ата-аналар балалар стационарының кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итә яки ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырта ала. Калган көннәрдә сырхауханәләрнең эше шимбә җәдвәле буенча 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, чакырулар кабул итү – 16.00 сәгатькә кадәр оештырылачак. 2 һәм 5 гыйнварда балалар сырхауханәләренең эше көчәйтелгән режимда оештырыла, кабул итүне табиб-педиатрлар, лор-табиблар, офтальмологлар, хирурглар алып бара, лаборатория эше оештырыла. Балалар травматологиясе ярдәме 31 декабрьдә, 3 һәм 6 гыйнварда 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 1 нче Балалар хастаханәсенең травмпунктында, калган көннәрдә «Азино» сырхауханәсендә травмпунктта оештырыла.

Стоматология сырхауханәләре көн саен 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Моннан тыш, кичектергесез стоматология Чернышевский ур., 10/6 адресы буенча тәүлек буе барлык бәйрәм көннәре эшли.

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр сәламәтлек саклау идарәсе буенча җаваплы дежур – ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән табибы эшли, шулай ук республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең тәүлек буе эшли торган кайнар линия телефоны оештырыла: (843) 293-49-95.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading