16+

8 март көнне һава торышы нинди булачак?

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

8 мартта республикада кар, шул исәптән җепшек кар көтелә, урыны белән буран һәм җил секундына 15-16 метрга кадәр көчәячәк, төнлә минус 6-11 градуска кадәр суытачак, көндез -2 градустан +2 градуска кадәр җылытачак. 

9 мартта Татарстан Республикасында кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем, шулай ук секундына 15-20 метрга кадәр җитүче көчле җил сакланачак. Төнлә термометр баганалары минус 3-8 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы минус 1-4 градуска кадәр күтәреләчәк. 

10 һәм 11 мартта Татарстанда көчле җил һәм катнаш характердагы явым-төшемнәр белән җылы һава торышы көтелә. Төнлә температура – -4 градустан +1 градуска кадәр, көндез 0 градустан +3 градуска кадәр булачак, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading