16+

"8 март - әниләр көне, ә син әни түгел, дип язмагыз миңа"

Танылган шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлах) социаль челтәрдә 8 март белән бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты.

"8 март - әниләр көне, ә син әни түгел, дип язмагыз миңа"

Танылган шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлах) социаль челтәрдә 8 март белән бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты.

"8 март - әниләр көне, ә син әни түгел, дип язмагыз миңа, кадерлеләрем. Өч ел элек нәкъ шушы көннәрдә мин хастаханәдә яттым, Ришат белән улыбызның гомере өчен көрәштем. Беркем дә мине аналык хокукыннан мәхрүм итә алмый. Килешәм, Салаватны үстерү насыйп булмады, әмма мин аның әнисе булудан туктамыйм. Төштә аны сирәк күрәм. Ул иң яхшысы, ул фәрештә. Безне көтеп торучы фәрештә. Улымны югалтканнан соң, бик күп гамәлләр кылдым, күңелем кайтып еладым... Ә хәзер үземне өлешләп җыярга һәм яшәргә вакыт җитте. Мин булдырам! Ышанам! Иң яхшысы алда!" - дип язган Лилия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading