Дөресен генә әйткәндә, җәй китап уку өчен кулай вакыт түгел инде анысы, әмма укырга туры киләчәк. Чөнки башкалабызда 18-19 июнь көннәрендә җәйге китап фестивале үтәчәк.
Аны "Смена" замана мәдәният үзәге Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештыра. Инде бишенче тапкыр уздырыла торган әлеге фестивальнең монысы 80нән артык нәшрият катнашкан китап ярминкәсе белән истә калачак. Алар үзләре белән кибетләрдә сирәк очрый торган китапларны алып килергә уйлыйлар. Стендларга әдәби, публицистик, фәнни-популяр, документаль әсәрләр һәм балалар китаплары куелачак. .Җитмәсә, бәяләре дә сату нокталарына караганда арзанрак булыр дип ышандыралар. Ә кызык китап куылңа килеп эләксә, кышны җәйне карап тормыйсың инде, йотлыгып укый бюашлыйсың Хәер, оештыручылар да шуңа өмет итәләр. Бигрәк тә, яшьләр арасында китап яратучылар санын арттырасылары килә аларның.
Шуңа да фестивальнең программасы шактый кызыклы төзегәннәр. Күренеекле нәшер Ирина Прохорова һәм шагыйрь-тәрҗемәче Лев Оборин кызыклы темаларга лекцияләр укыячак. Фестиальнең беренче көнендә үк Польша язучысы Дорота Масловская белән иҗади очрашу планлаштырылган. Анда килүче балаларга да аерым игътибар күрсәтеләчәк, алар өчен мастер-класслар оештырыла.
Быел кино елы булгач, билгеле инде, мондый зур чара кино сәнгатеннән башка гына уза алмаячак. Танылган кино тәнкыйтьчесе Антон Долин бу сәнгатьнең озын гомерле булуының серен ачарга җыена. Фестиальгә килүчеләргә бик күп яңа исемнәр, яңа әсәрләр белән танышу мөмкин булачак. Кунаклар Россиядән генә түгел, Польша, Швейцария, Германия кебек Европа илләреннән дә килгәнгә, быелгы җәйге фестиваль халыкара дәрәҗә алачак. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге фестиаль әдәбият, сәнгать, фәлсәфәнең уртак бәйрәменә әйләнәчәк. Дмитрий Гавришның Сочи Кырым якларыннан язган сәяхәтнәмәсен тәкъдир итъ дщ каралган. Әлеге китап «Смена» нәшриятында әлеге фестивль өчен махсус нәшер ителгән.
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәеховтан без әлеге фестиваль - ярминкәгә нниди өметләр баглап баруларын сораштык.
- Без соңгы вакытта, ишетеп-белеп торасыздыр инде, Мәскәүдә, Санкт-Петербугта зур-зур китап ярминкәләрендә катнашып, уңышлар белән кайттык. Үзебездә үткәрелә торган бу ярминкәдә дә булырбыз дип торабыз. Бу эш белән башлыча маркетинг бүлеге шөгылләнә. Алар кайсы укучыга нинди китап тәкъдим итәргә икәнен яхшы беләләр. Безнең нәшриятта чыккан китапларны кая гына алып барсак та, теләп алалар. Бигрәк тә, ике телдәге, балалар өчен чыгарылган, тарих турында язылган китаплар популяр. Мондый ярминкәләр үзеңнең китапларың белән горурланырга һәм башкалардан өйрәнергә мөмкилек бирүе белән отышлы.
Быел 130 еллыгы зурлап билгеләп үтелгән бөек шагыйребез Габдулла Тукайга да фестиальдә урын бирелгән. "Тукай көндәлекләре" дигән китапны киң катлам укучыга тәкъдим итәчәкләр. Фестиваль Казанның Борһан Шаһиди урамы, 7 йортында үтәчәк, керү ирекле.
Урамда әлегә җәй булса да, кыш та озак көттермәс. Буранлы озын озак кичләрне күңеллерәк итәр китапларны бүгеннән үк әзерләп кую берүгә дә зыян итмәс. Ә фестиаль шундый форсат бирә дә инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар