16+

80 яшьлек әби 35 яшьлек иргә кияүгә чыккан

Инглиз графлыгында яшәүче Айрис Джонс (Iris Jones) бөтен Бөекбританиягә танылган. Ул This Morning телетапшыруында чыгыш ясаган, бирегә ул үзенең Мисырдан сөйгәне Мөхәммәд Әхмәд Ибрихам (Mohamed Ahmed Ibriham) белән килгән.

Инглиз графлыгында яшәүче Айрис Джонс (Iris Jones) бөтен Бөекбританиягә танылган. Ул This Morning телетапшыруында чыгыш ясаган, бирегә ул үзенең Мисырдан сөйгәне Мөхәммәд Әхмәд Ибрихам (Mohamed Ahmed Ibriham) белән килгән.

Алар Facebook та 2019 елда танышканнар, языша башлаганнар, шуннан соң Айрис Каирга сөйгәне янына очып килгән. Эфирда гашыйклар үзләренең гаилә тормышы, җенси мөнәсәбәтләре турында сөйләгәннәр. Алар катнашындагы тапшыру чын хитка әйләнгән.

Хәзер инде парларның Мисырда өйләнешкәнлекләре билгеле булды. Үзенең сөйгәне өчен британияле Айрис ислам динен кабул иткән. Аның ире әйтүенчә, аларның никахлары бары тик мәхәббәт буенча гына төзелгән. "Мин аның гражданлыгын да, аның акчасын да теләмим. Мин үз тормышымнан канәгать, мин эшлим һәм, Аллага шөкер, минем үз акчаларым бар ", - дип белдерде Ибрихәм. Ул мәхәббәтнең сукыр булуы турында өстәде, һәм Айрисның әнисеннән 20 яшькә өлкәнрәк булуы да әһәмиятле түгел ди.

Джонс Каирга очып килгәнче, мисырлы эретеп ябыштыру остасы булып эшләгән. Ул сөйгәне белән күбрәк вакыт үткәрү өчен эшен ташлаган. Ир өч бүлмәле йортта ике кече апасы һәм энесе белән яши. Аның хатынының верандалы зур йорты бар, шулай ук ул атна саен инвалидлык буенча 200 фунт стерлинг (20 мең сум) пенсия ала. Джонс кияүдә булган, ләкин 40 ел элек аерылышкан. Хәзер гашыйклар көн дә бергә, ике илнең төрле төбәкләре буйлап сәяхәт итәләр.

Фото: http://facebook.com/iris.jones.520

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading