16+

82 яшьлек әби 4 сәгать буе ярдәм сораган

Әлмәт шәһәрендә коткаручылар 4 сәгать буе ярдәмгә чакырган әбинең фатир ишеген ватып кергәннәр. 

Әлмәт шәһәрендә коткаручылар 4 сәгать буе ярдәмгә чакырган әбинең фатир ишеген ватып кергәннәр. 

1 ноябрь көнне кичке сәгать 6лар тирәсендә 112 номерына Шевченко урамындагы йортларның берсендә 82 яшьлек әбинең ярдәм сорап ялваруы турында хәбәр килеп ирешә. Бу хәл 4 сәгать буе дәвам иткән. Әбинең аяклары авыртуы, авыр йөрүе мәгълүм. 

Коткаручылар фатир ишеген ачып кергәндә, әби идәндә яткан була. Аны “ашыгыч” ярдәм табиблар кулына тапшырганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading